Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнехановның Британия татарлары белән очрашуы җыр-биюгә генә кайтып калган 


Рөстәм Миңнеханов Британия татарлары белән

Британиядә яшәүче татар яшьләре Миңнехановка бер генә дә сорау бирә алмаган.

26 ноябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Лондонда Британия татарлары белән очрашты. Президент белән күрешергә килүчеләр Азатлыкка сөйләгәнчә, яшьләр Миңнехановка бер генә дә сорау бирә алмаган.

"Очрашу бик тиз булды. Без биеп күрсәттек, үзебез турында сөйләдек, шигырьләр укыдык, аннары бер-ике кеше чыгыш ясады, актив эшләүчеләргә мактау кәгазьләре тапшырдылар да, шуның белән очрашу тәмамланды", ди алар.

Очрашуны Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барган. Ул яшьләргә сораулар бирергә мөмкинлек бирмәгән, соңрак аларга язмача җавап бирербез дип кенә ышандырган. Ә Британия татар яшьләренең Татарстан президентына сораулары күп булган, шул исәптән алар Минехановтан Казанда Милли университет ачу турында да сорарга ниятләгәннәр.

Очрашу татар телендә узган. Чарада Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да катнашкан.

Хәзерге вакытта Британиядә 500дән артык татар яши дип санала. Алар башлыча Русия, Казакъстан, Үзбәкстан һәм Балтыйк буе илләреннән күчеп килгән эмиграциянең яңа дулкыны вәкилләре.

Яшьләр белән очрашулар вакытында Миңнехановка турыдан-туры сорау бирү мөмкинлеген чикләү соңгы вакытта очрап тора. Узган шимбәдә Мәскәүдә үткән "Мәскәү-Татарстан күпере" форумы барышында да мондый мөмкинлек булдырылмады. Алдагы елларда бу чара вакытында Мәскәү яшьләре микрофон янына чиратка тезелә иде дә, президентка үзләре теләгән сорауны бирә ала иде. Быел оештыручылар сорауларны язмача җыйды һәм президентка "уңайлы" сорауларны гына ишеттерделәр. Нәтиҗәдә 20 дән артык сорауның бары дүртесе генә укылды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG