Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтайдагы төркиләр Таулы Алтай һава аланына исем бирүдә татарлардан ярдәм сорый 


"Себер" авиаширкәте очкычы
"Себер" авиаширкәте очкычы

Активистлар һава аланы милли лидер Григорий Чорос-Гуркин исеме белән аталырга тиеш дип саный. Әлегә Николай Рерих исеме берничә йөз тавыш белән алда бара.

Алтайдагы төркиләр татарлардан Таулы Алтай һава аланын Григорий Чорос-Гуркин исеме белән атауны яклап тавышлар җыюда ярдәм сорый.

"Безнең Алтайда һава аланына исем сайлау тирәсендә ыгы-зыгы бара. Рерихчылар хәрәкәте көчәйде, ләкин алтай халкы танылган рәссам, Иван Шишкинның шәкерте һәм безнең беренче милли лидерыбыз Григорий Чорос-Гуркин исемен үткәрергә максат куйды. Без монда аз, һәм барыбыз да тынычлыгыбызны югалттык. Әлбәттә, һава аланына исем бирүдән берни дә үзгәрми, бары очкычлар очсын гына, ләкин һава аланы шушында яшәгән кешенең исемен йөртсә, әйбәт булыр иде. Шуңа күрә без татар кардәшләребездән дә ярдәм сорыйбыз! Авыр булмаса, безнең өчен тавыш биреп, якыннарыгыздан да тавыш бирергә үтенсәгез иде! Без Казанда тавыш бирүне күзәтеп барабыз, Габдулла Тукай өчен 58 процент тавыш бирелгән, 53 315 тавыш җыелган", дип сөйләде Азатлыкка журналист Айяру Туйменова.

Туйменова әйтүенчә, Алтай краеның хөкүмәте һәм рәсми затлары әлегә дәшми, ләкин Рерихның шәкертләре Алтайда күп – алар монда гаилә-гаилә күченеп килә, авылларны тутырып яши. “Бер караганда, тату яшибез кебек, әмма шушы конкурс аркасында фикерләр каршылыкка очрады", ди ул.

Григорий Чорос-Гуркин рәссам гына түгел, ул сәяси, милли җитәкче дә булган. Исеме акланганнан соң, республикада аны хөрмәт итәләр, аның белән горурланалар. "Татарстанда Габдулла Тукай исеме, Якутиядә Петр Ойунский исемнәре күпчелек тарафыннан берсүзсез кабул ителгән кебек, Гуркин шәхесе дә бездә бик зур әһәмияткә ия. Татарларга без кардәш төрки халыклар буларак мөрәҗәгать иттек, чөнки татарлар – Русиядәге төрки телле халыклар арасында иң күп санлысы", дип өсти Туйменова.

Хәзер Таулы Алтай һава аланына исем сайлауда Рерих һәм Чорос-Гуркин өчен тавышлар саны бертигез диярлек. Николай Рерих өчен 48 процент яки 41 141 кеше тавыш биргән. Чорос-Гуркин шулай ук 48 процент җыйган, тик тавышлар саны кимрәк - 40 883 кеше. Өченче урында 3 процент тавыш белән Илья Шуклин бара.

Русиядәге һава аланнарына исемнәр бирү аркасында илнең берничә төбәгендә тавыш-гауга чыкты да инде. Мондый каршылыклар Уфада, Казанда, Калининградта, Алтайда булды. Сургут һава аланын Ермак Тимофеевич исеме белән атамакчылар, төбәктә тавыш бирүчеләрнең 30 проценты аны яклаган. Татарларның әлегә бу турыда берни дә әйткәне юк. Җомга көнне журналист Олег Кашин Казан һава аланына Тукай, Уфаныкына Мостай Кәрим исемен бирүгә каршы чыкты.

Социаль челтәрләрдә алтай халкы #зачоросгуркина һештегы белән чара оештырды. Алар якташларын милли лидерлары өчен тавыш бирергә өнди.

Таулы Алтай һава аланын Чорос-Гуркин исеме белән атауны Русия думасы депутаты, шагыйрь Иван Белеков, Алтай республикасы сенаторы Владимир Полетаев та яклап чыкты. Активистлар әйтүченчә, Рерих исеме намзәтләр исемлегендә баштан ук тормаган. Ул тавыш бирүнең финал өлешендә генә барлыкка килгән.

XS
SM
MD
LG