Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның inSight роботы Марска төшеп утырды


inSight тикшеренү роботы
inSight тикшеренү роботы

Күптән түгел Илон Маск үзенең Марска очу мөмкинлеген 70 процент дип бәяләде.

АКШның InSight зонды Марска уңышлы төшеп утырды. Ул кимендә ике ел эшләр дип көтелә. Марска элек җибәрелгән җиһазлар алдан исәпләнгәннән озаграк эшләде.

Марс орбитасында хәзер алты ясалма иярчен эшли: 2001 елдан бирле Марс Одиссей (АКШ), 2003 елдан Марс-экспресс (Европа берлеге), 2006 елдан Марсиан күзләүче (АКШ), 2014 елдан MAVEN иярчене (АКШ), 2014 елдан "Мангальян" (Һиндстан) һәм 2016 елдан Трейс Газ Орбитер (Европа-Русия).

Бу көннәрдә Илон Маск үзенең Марска очу мөмкинлеген 70 процент белән бәяләде. Ул галәмдә очуны арзанайтырга тели, билет бәясе берничә йөз мең доллардан артмаска тиеш ди.

XS
SM
MD
LG