Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кудрин: Русия икътисады сугыш вакытыннан бирле иң тирән "торгынлык чокырында"


Алексей Кудрин

Алексей Кудрин соңгы ун елда Русия икътисадының уртача еллык үсеш темплары нибары бер процент тәшкил итте диде.

Русия Хисап пулаты башлыгы Алексей Кудрин сүзләренчә, мондый түбән күрсәткечләрнең Икенче дөнья сугышыннан бирле күзәтелгәне булмаган.

Русия хөкүмәте каршындагы Финанс университетының бишенче Халыкара форумында чыгыш ясап, Хисап пулаты башлыгы ил җитди "торгынлык чокырына эләкте" дип белдерде. Бу хакта РБК яза. Русия икътисади үсешенең потенциаль темплары 1,6% тәшкил итә. Бу фаразларга караганда түбәнрәк. Нефть бәясе арту да үсеш темпларының түбәнәюен туктата алмый ди Кудрин.

Президент Владимир Путинның "май фәрманнарында" эчке тулай җитештерү (ВВП) күрсәткече белән Русия дөньяның биш иң көчле икътисадлары арасына керергә тиеш диелгән. Русия хәзер алтынчы урында. Әмма, Хисап пулаты исәпләүләренә караганда, Русиядә хәзерге эчке тулай җитештерү үсеше темплары белән 2024 елга мондый максатларга ирешеп булмаячак.

Кудрин мәгариф һәм сәламәтлек саклауга чыгымнарны арттырырга һәм икътисадта дәүләт өлешен киметергә өндәде.

Октябрьдә Хисап пулаты башлыгы Путинның "май фәрманнарын" үтәү өчен ил казнасында 1 триллион 200 миллиард сум акча җитми дип белдергән иде.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG