Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп: Аргентинада Путин белән очрашу булмаска мөмкин


Дональд Трамп һәм Владимир Путин
Дональд Трамп һәм Владимир Путин

Трамп белән Путинның Аргентинада "Зур егермелек" кысаларында очрашуы булмаска мөмкин. АКШ президенты Керич бугазындагы вазгыятькә карата тулы хисап көтә.

АКШ президенты Дональд Трамп Washington Post газетасына Аргентинада "Зур егермелек кысаларында" Владимир Путин белән планлаштырылган сөйләшүләр булмаска мөмкин дип белдергән.

АКШ президенты сүзләренчә, ул үз ярдәмчеләреннән Керич бугазындагы хәлләр турында тулы хисап сораган. "Безнең очрашуның булу-булмавы әлеге хисаптан торачак. Булмаска да мөмкин. Бу агрессия гамәле минем күңелемә ятмады. Бөтенләй ятмады", дигән Трамп Washington Post газетасына интервьюда.

Ике президент быел июльдә Финляндиядә очрашкан иде. Озакка сузлыган киңәшләшүләрдән соң тарафлар киләсе тулы канлы Америка-Русия саммитын 2019 елга күчерергә карар иттеләр.

"Зур егермелек" җыенында Трампның Аргентина президенты Маурисио Макри, Көньяк Корея президенты Мун Чжэ Ином, Япония премьер-министры Синдзо Абэ һәм Кытай лидеры Си Цзиньпин белән очрашулары көтелә.

Politico язуынча, Дональд Трампның Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән дә сөйләшүе билгеләнгән.

Сишәмбе АКШ президенты ярдәмчесе Джон Болтон Трамп Путин белән очрашырга ниятли дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG