Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Европа берлеген Русиягә карата чикләүләрне кырыслатырга өнди


Һизер Нойерт
Һизер Нойерт

Киреч бугазындагы хәлдән соң Вашингтон Европаны Русиягә карата чикләүләрне кырыслатырга чакыра. Франция һәм Германия моңа каршы.

АКШ Дәүләт департаментының рәсми вәкиле Һизер Нойерт Европа илләренә Украинага ярдәм итүне көчәйтергә һәм "Төньяк агымы 2" проектына позицияләрен яңабаштан карарга кирәк диде.

Нойерт сүзләренчә, Кырым аннексиясе һәм Украинаның көнчыгышындагы гамәлләре өчен күп илләр Русиягә чикләү чаралары кертте. Әмма аларның барысы да үтәлми.

Сишәмбе Европа берлегендә рәислек итүче Австрия тышкы эшләр миинистры Карин Кнайсль декабрьдә Европа берлеге илләре лидерлары җыенында Русиягә карата чикләүләрне кырыслату мәсьәләсен карарга мөмкин диде. Эстония һәм Польша әлеге идеяне хуплады. Германия һәм Франция каршы. Алар низаг тарафлары арасында ышанычны арттыру чаралары яклы. Франция һәм Германия вәкилләре фикеренчә, чикләүләр мондый чараларга керми дип яза Die Welt.

АКШ Украинаның 24 диңгезчесен тоткарлау белән тәмамланган низаг өчен җаваплылыкны Русиягә йөкләде. Дәүләт департаменты белдерүендә Русия гамәлләре "агрессия" дип аталды.

Русия Украинаны үзенең диңгез чикләрен бозуда гаепли. Украина Русия гамәлләрен агрессия гамәле дип саный. 28 ноябрьдән Киев илнең кайбер өлкәләрендә сугыш хәле тәртибе кертте.

XS
SM
MD
LG