Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Башкортстан премьер-министры вазифасыннан китәргә мөмкин


Рөстәм Мәрданов
Рөстәм Мәрданов

Башкортстан премьер-министры Рөстәм Мәрданов якын араларда вазифасыннан китәргә мөмкин.

Мәрданов әлеге карарны үзе кабул иткән дип яза "Коммерсантъ-Уфа". Басма республика башлыгы идарәсендәге чыганакка сылтана.

"Ул октябрьдә, бөтен хөкүмәт киткән чакта ук китәргә җыенган иде. Радий Хәбиров эшләрне кабул итеп алу өчен аның калуын сорады", дигән чыганак.

Рөстәм Мәрданов Үзәк банк системына кайтырга ниятли. 2000-2013 елларда ул республиканың Милли банкын җитәкләгән иде. Кайбер мәгълүматларга караганда, Мәрданов Мәскәүгә китәргә мөмкин.

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров яңа премьер билгеләргә җыенмый. Ул хөкүмәтне үзе җитәкләячәк.

2017 елгы керемнәр декларациясендә Рөстәм Мәрданов 4,78 млн сумлык хезмәт хакы күрсәткән. Аның 67 дүрткел метрлы фатиры, гаражы, 4,7 сутый җир кишәрлеге һәм Peugeot-4007 машинасы бар.

XS
SM
MD
LG