1 декабрь "Смена" заманча мәдәният үзәгендә дизайн һәм шәһәр мәдәниятенә кагылган "Jadid fest" фестивале дүртенче тапкыр узачак. Быел фестиваль кысаларында беренче тапкыр татар телле республикакүләм ачык фән фестивале "Гыйлем фест" та оештырыла. Чараның беренче этабында балалар үз проектларын тәкъдим итеп, читтән торып гаризалар язган. Икенче этап фестивальгә килеп, проектлары турында сөйләү, ягъни аларны тәкъдим итүдән гыйбарәт булачак. Оештыручылар килгән гаризалар нигезендә 20дән артык проект сайлап алган. Шартларга ярашлы, проектлар татар телле булырга һәм ниндидер бер продукт җитештерергә тиеш. Мәсәлән, бу инженерлык тәкъдиме була ала, яисә компьютер програмы, телефон әсбабы, төгәл яки табигый фәннәргә караган фәнни-тикшеренү проекты, анимацион видео һәм башкалар. 1 декабрь көнне шушы проектларны тәкъдим итү булачак.
Моннан тыш, "Jadid fest" кысаларында милли модага кагылышлы "Акыл фабрикасы" да узачак. Танылган дизайнерлар һәм рәссамнар, модалы кием өлкәсендә иҗат итүчеләр "Стереотипларсыз милли дизайн" темасына чыгыш ясаячак. Башкортстан һәм Казакъстан белгечләре заманча этно-брендлар, трендлар үзгәреше һәм этно-дизайн дөньясында яңалык булып торган вакыйгалар турында сөйли. Лекторий вакытында дизайнер һәм язучы, милли компонентны шәһәргә кертү остасы Дарали Лели Удмуртия башкаласы Ижауның заманча мәдәни тормышы һәм шәһәрдәге милли мәдәният, удмурт әдәбияты, дизайны һәм музыкасы белән таныштырачак.
Шулай ук, фестивальдә тематик остаханәләрдә катнашырга, төрле тәм-томнар татып карарга, заманча музыка тыңларга, design-маркетта Русия дизайнерларының милли төсмерләр белән ясалган эшләнмәләрен сатып алырга мөмкин булачак. Бу көнне шулай ук "Сабыйлар" үзәге оештырган балалар мәйданчыгы да була, анда балалар төрле остаханәләрдә катнаша алачак.
"Jadid fest" фестивальнең максаты – яшь һәм креатив дизайнерлар, рәссамнар, аш-су осталары, музыкантлар һәм башка индустрия вәкилләре белән таныштыру, аларга мәйданчык булдыру.