Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар тоткарланган украин диңгезчеләренә ярдәм җыя


Акмәчеттә бер төркем кырымтатар украин диңгезчеләре китереләсе мәхкәмә бинасы янында
Акмәчеттә бер төркем кырымтатар украин диңгезчеләре китереләсе мәхкәмә бинасы янында

Керич бугазында булган низаг нәтиҗәсендә Кырымда ике айга вакытлы изоляторга утыртылган украин диңгезчеләренә кирәк ярак алу өчен кырымтатарлар акча җыя башлады.

Акцияне башлап җибәргән Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Нариман Джелял акча җибәрү өчен картаны һәм килә башлаган акчага алынган әйберләрнең беренче фотоларын фейсбукта урнаштырды.

Шундый ук акцияне Киевта кырымтатар журналисты Осман Пашаев та игълан иткән. Анда бер көндә 128 мең гривня (якынча 5 мең доллар) җыелган.

Сак астына алынган украин диңгезчеләрен Кырым адвокатлары да яклый. "Русия журналистлары украин хәрбиләрен яклаган башка журналистларның эшчәнлеген түбәнсетеп күрсәтә. Без мондый матбугат чараларына каршы шикаятьләр әзерләячәкбез" диде адвокат Эмиль Курбединов.

28 ноябрь Русия мәхкәмәсе 8 украин диңгезчесен ике айга, ягъни 25 гыйнварга хәтле сак астына алды. Тагын өч яраланган диңгезчене Керич хастаханәсендә мәхкәмәнең күчмә утырышын уздырып ике айга сак астына алдылар.

27 ноябрь 12 украин диңгезчесен сак астына алынып ике айга Акмәчеттәге вакытлы изоляторга утыртылган.

25 ноябрь иртәсендә Русия хәрбиләре Керич бугазында Украинаның Одессадан Мариупольга юл тоткан өч хәрби корабын һәм андагы диңгезчеләрне әсир итеп алды.

XS
SM
MD
LG