Бүген "Азатлык" оешмасы активистлары Казанның Бауман урамында узып баручыларга Татарстан байракчыкларын һәм тасмаларын таратты. Өч сәгать эчендә 10 мең байракчык һәм тасма таратылган.
Татар яшьләре активистлары әйтүенчә, башта алар байрак көне уңаеннан митинг уздыруга Казан шәһәре хакимиятенә белгертү керткән булган. Чара уздыру өчен Ирек мәйданы, Мулланур Вахитов һәйкәле һәм Галиәсгар Камал театры яны соралган. Бу белгертүдә аның сәяси чара булмаячагы язылган, ягъни бары яшь җырчылар җырлар башкарачагы әйтелгән. Шуңа да карамастан, Казан хакимияте чарага рөхсәт бирмәгән. Алар бу урыннарда башка чаралар планлаштырылганын әйткән. Бүген яшьләр анда барып караган, әмма бернинди дә чара узмавын күргән.
Казан хакимияте рөхсәт бирмәгәч, "Азатлык" яшьләре байрак һәм тасмалар тарату белән генә чикләнергә булган.
"Бу чараны үткәрүнең максаты – Татарстан байрагы көнен халкыбызга белгертү. Шәһәребез һәм республикабызга бәйрәм рухы өстәү. Татарларның үзаңын арттыру, бердәмлекне ныгыту", ди "Азатлык" татар яшьләре берлеге.
Алар бу көн дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелергә тиеш дип саный һәм дәүләтчелек билгеләренең берсе булган байраклар президент югарылыгына да күтәрелер дип өметләнә.
Мисал өчен, берничә ел элек "Азатлык" берлеге тарата башлаган Татарстан тасмаларын, хәзер инде республиканың кайбер түрәләре дә тагып йөри.
"Азатлык" берлеге әлеге байракчыкларны таратыр өчен башка төбәкләрдә яшәүче татарларга да, аерым алганда Башкортстан, Төмән, Сембергә дә җибәргән.