Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чабаксарда Явыз Иванга һәйкәл куелырга мөмкин


Орелда Явыз Иванга куелган һәйкәл
Орелда Явыз Иванга куелган һәйкәл

Явыз Иванга һәйкәл кую хакында Чабаксар мәгариф идарәсе башлыгы Сергей Захаров үзенең Instagram сәхифәсендә язып чыкты. Ул Явыз Иванны "шәһәргә нигез салучы дип әйтергә була" дип саный.

"Патша шәхесе тарихта каршылыклы. Мәктәптә без аны тиран, кансыз диктатор дип күрергә күнектек – бу XIX гасыр фәнендә барлыкка килгән стереотиплар, аннары алар совет һәм Русия дәреслекләренә күчкән. Әмма Иван IV-нең уңай роле турында аз кеше уйлана", дип язды Чабаксар мәгариф идарәсе башлыгы Сергей Захаров.

Аның фикеренчә, Казан, Әстерхан ханлыклары, Ногай урдасы һәм башка җирләрне кушу дәүләтнең чикләрен киңәйтергә мөмкинлек биргән. Ул шулай ук Чабаксарның Явыз Иван тырышлыгы белән барлыкка килүен искәртә.

Захаров сүзләренчә, Чуашстан башкаласында Явыз Иван һәйкәле проекты турында Русия мәдәният министрлыгы белән күптән сөйләшүләр алып барыла. Мәгариф идарәсе башлыгы тиздән шәһәр җитәкчелеге һәйкәлгә эскиз бәйгесен игълан итәчәк дип белдерде.

Чабаксарда Навальный штабы вәкиле Семен Кочкин 25 сентябрь көнне дәүләт сатып алулар сайтында "һәйкәл урнаштыру өчен җирне тәртипкә китерү эшләре" дигән мәгълүмат барлыкка килүенә игътибар итте. Һәйкәл төгәл нинди булуы турында әлегә мәгълүмат юк, бары тик бәйгедә 100% акциясе мэриядә булган "Дорэкс" ширкәте җиңүе билгеле.

Соңгы елларда Русиядә Явыз Иванга һәйкәл кую тәкъдимнәре ешайды. 2016 елда Явыз Иван һәйкәле Мәскәүдә, 2017 елда – Орелда куелды. Һәйкәлне Казанда да кую тәкъдимнәре булды, Азатлык уздырган сораштыру Казанның үзендә дә Явыз Иванга һәйкәл куюны хуплаучылар күп булуын күрсәтте.

XS
SM
MD
LG