Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ басмасы Кытайда мөселманнарны җәзалауның тагын бер очрагы турында белдерә


Синҗанда полиция
Синҗанда полиция

Кытайда туып-үскән, Мисыр университетында белем алып шунда кияүгә чыккан Миһригөл Торсын туганнарын күрергә кайта һәм Кытайда "тәрбия бирү үзәгенә" ябыла.

Британиянең The Independent басмасы Кытайда мөселман азчылыкларын җәзалауның тагын бер очрагы турында язды. 29 яшьлек Миһригөл Торсын Кытайда туып-үсә, Мисыр университетына укырга керә һәм шунда кияүгә чыгып, игезәк өч бала таба. 2015 елда хатын Кытайга гаиләсен күрергә кайта һәм шунда ук тоткарлана, балаларыннан аерыла.

Өч айдан аны азат итәләр, әмма ул вакыт эчендә бер баласы үлә, ә икесенең сәламәтлеге начарая. Торсын сүзләренчә, аларга операцияләр ясыйлар.

Икенче тапкыр ул ике елдан соң тоткарлана, ә тагын берничә айдан - өченче тапкыр. Соңгысында Торсын өч ай дәвамында 60 хатын белән бер камерада тотыла. Алар Кытай коммунистик фиркасе макталган җырлар җырларга тиеш була. Шулай ук аларга билгесез дарулар эчертәләр, моннан соң хатыннарның күремнәре килүдән туктый диелә.

Торсын сөйләвенчә, өч ай эчендә аның камерасында тугыз хатын үлгән. Моннан тыш, ул электр белән җәзалаулар турында да сөйли: "Алар башка ниндидер башлык кидерделәр, электр уздырган саен, тәнем селкенә, авыздан күбек килә һәм мин аңымны югалта идем. Соңгы ишеткәнем "уйгыр булу - җинаять" дигән сүзләре булды", ди Миһригөл Торсын.

Хатын балаларын Мисырга кайтару өчен иреккә җибәрелә, әмма үзенә Кытайга кайтырга кушыла. Каһирәдән Торсын Америка җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә һәм АКШка китә.

Газета язуынча, Кытайның "тәрбия бирү" үзәкләрендә ике миллионлап уйгыр һәм башка мөселманнар тотыла. 2018 елның октябрендә кадәр Кытай җитәкчелеге мондый үзәкләрнең булуын кире кагып килде. Әмма кайбер илләр Кытайдагы хәлләргә карата борчылу белдергәннән соң, Пекин ​мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атады һәм илнең эчке проблемнарына тыкшынмаска кушты.

XS
SM
MD
LG