Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Русиянең 16дан алып 60 яшькә кадәр ирләренә илгә керүне тыйды


Украина сугыш халәте игълан ителгән вакытка Русиянең 16 яшьтән алып 60 яшькә кадәр ирләренә илгә керүне тыйды.

Украинага Русия ирләренә һуманитар максатлар белән генә керү рөхсәт ителәчәк. Аерым алганда, җеназаларда катнашуга рөхсәт бирелергә мөмкин. Бу хакта Украинаның чик хезмәте башлыгы Петр Цыгикал хәбәр итте дип яза ТАСС.

Украина президенты Петр Порошенко чикләүләр Русия Украинда "хосусый" гаскәрләр төземәсен өчен кертелә диде. Аның сүзләренчә, чынлыкта бу гаскәрләр Русия кораллы көчләре вәкилләреннән тора. "Русияләргә 2014 елда ук планлаштырган гамәлләрен башкарырга юл куймас өчен эшләнә", дип язды Порошенко Twitter-да.

Моңа кадәр Украина аннексияләнән Кырымга чит ил ватандашларын керүне тыйган иде. Ярымутрага хәзер украин документлары белән генә кереп була.

25 ноябрь иртәсендә Русия хәрбиләре Керич бугазында Украинаның Одессадан Мариупольга юл тоткан өч хәрби корабын һәм андагы диңгезчеләрне әсир итеп алды. Русия украин диңгезчеләрен дәүләт чиген канунсыз кичүдә гаепләде. Киев Мәскәүне провокациядә гаепли һәм әлеге гамәлне агрессия дип атый.

28 ноябрь Украинаның Русия белән чиктәш төбәкләрендә сугыш халәте игълан ителде.

XS
SM
MD
LG