Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның 41нче президенты Джордж Буш вафат


Джордж Буш, 1964 ел
Джордж Буш, 1964 ел

Джордж Буш 1989-1993 елларда президент булды.

Җомга кичендә 94 яшендә АКШның 41нче президенты Джордж Буш вафат булды. Бу хакта аның гаиләсе хәбәр итте.

Мәрхүмнең улы, АКШның 43нче президенты Джордж Буш үзенең белдерүендә "әтиебез иң югары дәрәҗәдә затлы шәхес иде" диде.

АКШның хәзерге президенты Дональд Трамп кайгы уртаклашып, элекке президентны җәмгыятькә хезмәт итү юлын сайлаган күп американнарга үрнәк дип атады.

Джордж Буш 18 яшендә мәктәпне тәмамлагач диңгез авиациясенә хезмәткә китә, иң яшь пилот була, Икенче дөнья сугышы вакытында 58 хәрби очыш башкара. 1944 елда аның очкычы бәреп төшерелә, Бушны американ диңгезчеләре коткара.

Джордж Бушның сәяси карьерасы Техаста башлана, ул җирле канун чыгару җыелышына сайлана. Соңрак АКШның БМОдагы вәкиле, Үзәк күзләү идарәсе мөдире, 1980 елда Рональд Рейган администрациясендә вице-президент була, 1988 елда президент булып сайлана.

Джордж Буш чорына "Салкын сугыш" ахыры, Совет берлеге таркалу, Күвәйтне Гыйрак гаскәреннән азат итү туры килә. "Чүлдәге давыл" дип аталган хәрби операциядә 30 илнең гаскәре катнаша.

1991 елда президент сайлауда җиңелгәннән соң Джордж Буш үзенең улы Джордж Бушка 2000 елда президентлык өчен көрәштә ярдәм итә.

Джордж Буш ялга чыккач та актив тормыш алып бара, 90 яшен боралактан парашютта сикереп билгели. Соңгы дүрт елында инвалид арбасын куллана. Аның хатыны Барбара Буш сигез ай элек вафат булды.

XS
SM
MD
LG