Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шагыйрь Рөстәм Зәкуанов вафат


Рөстәм Зәкуанов (1957-2018)
Рөстәм Зәкуанов (1957-2018)

2 декабрь озакка сузылган авырудан соң 61 яшендә шагыйрь Рөстәм Зәкуанов вафат булды.

Рөстәм Зәкуановның үлеме хакында Татарстан Язучылар берлеге Инстаграм битендә хәбәр итте. Шагыйрь белән хушлашу мөрәсиме 3 декабрь ул яшәгән йортта (Ершов урамы, 62нче йорт) иртәнге 7.30да булачак.

Рөстәм Зәкуанов 1957 елның 25 маенда Татарстанның Азнакай районы Үчәлле авылында туа. Тымытык авылында урта мәктәпне тәмамлый. 1975-1980 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый.

2001-2004 елларда Азнакайда район һәм шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 2004 елда Татарстан депутаты булып сайлангач, Дәүләт шурасының икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә.

Рөстәм Зәкуанов соңгы елларда Таттелеком ширкәтендә эшләде. Аның генераль мөдире Лотфулла Шәфигуллин белән берлектә татар милләтенә хезмәт иткән күпсанлы проектларны тормышка ашырды. Шулар арасында Тукай бала вакытында яшәгән Сәгыйдулла абзый йортын торгызу, бөек татар мәгърифәтчесе һәм галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең туган авылында истәлек урыны ачу кебек эшләр бар. Шушы эшләре өчен Рөстәм Зәкуанов һәм Лотфулла Шәфигуллин 2018 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булдылар.

Рөстәм Зәкуанов шигырьләр дә язды, күп кенә танылган җырлар авторы иде.

XS
SM
MD
LG