Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Солсберидагы агулау өчен Русиягә чикләүләр кертергә җыена


Европа берлеге чикләүләренә Солсберидагы агулау өчен биш кеше эләгергә мөмкин. Моннан тыш, "ДНР"дагы сайлаулар өчен дә тугыз кешегә чикләүләр кертелү ихтималы бар.

Европа берлеге Сергей һәм Юлия Скрипальләрне агулауда катышкан дип саналган биш кешегә чикләүләр кертергә мөмкин. Бу хакта Азатлык/Азат Европа Радиосының Брюссельдәге хәбәрчесе Рикард Йозвяк хәбәр итә. Аның сүзләренчә, чикләүләр "раштуага кадәр", ягъни 24 декабрьгә кадәр кертеләчәк.

Моннан тыш, хәбәрче мәгълүматынча, чәршәмбе Украинаның көнчыгышындагы Русия фетнәчеләре контролендә булган Донецки һәм Луһански төбәкләрендә сайлау уздыру өчен җаваплы тугыз затка да чикләүләр кертү турында карар кабул ителәчәк.

Европа берлеге чикләүләр кертү турында әлегә рәсми игълан итмәде. Исемлеккә кемнәр керәсе дә билгеле түгел.

Русиянең элекке хәрби күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызын "Новичок" маддәсе белән агулада Британия Русия махсус хезмәтләрен гаепли. Җинаятьне башкаручылар дип Руслан Бәширов һәм Александр Петров аталды. Bellingcat төркеме әлеге исемнәр астында Русия хәрби күзләү аегентлары Анатолий Чепига һәм Александр Мишкин яшеренгән дип раслый.

Рәсми Лондон агулау турында карар Кремльдә кабул ителгән дип саный. Скрипальләр һөҗүмнән соң исән калды, әмма ихтимал очраклы рәвештә агуга эләккән Британия ватандашы һәлак булды.

Европа берлеге Британия җитәкчелеге фикере белән килеште. Берлекнең күпчелек илләре Британия артыннан Русия дипломатларын чыгарды.

Ноябрьдә Донбасста "халык республикалары"нда башлык сайлау узды. Европа берлеге дә, Украина да тавыш бирүне танымады.

XS
SM
MD
LG