Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасына яңа әгъзалар расланды


Александр Сокуров
Александр Сокуров

Президент фәрманы белән шурадан 16 әгъза китте. Алар арасында Максим Шевченко, Леонид Парфенов, Ирина Хакамада бар.

Владимир Путин Кеше хокуклары шурасына керүчеләрнең яңа исемлеген раслады. Президент фәрманы белән шурадан 16 кеше китте. Алар урынына 17 кеше кертелде. Яңа әгъзалар арасында режиссер Александр Сокуров, Мәскәүнең Адвокатлар пулаты вице-президенты Генри Резник, "Архнадзор" координаторы Константин Михайлов, ГУЛАГ тарихы музее мөдире Роман Романов бар.

Шурадан сәясәтче Ирина Хакамада, "Голос" хәрәкәте башкарма мөдире Лилия Шибанова, журналистлар Леонид Парфенов, Станислав Кучер, Елена Масюк һәм Максим Шевченко китте.

Яңа шурада барлыгы 51 әгъза. Шураның рәисе булып Михаил Федотов калды.

Кеше хокуклары шурасы Русия президенты фәрманы белән 2004 елда президент каршындагы кеше хокуклары комиссиясе нигезендә төзелде. Шураның кануннар тәкъдим итү вәкаләте юк, ул дәүләт башлыгы каршында киңәш бирү оешмасы булып кына тора. Шура составында берничә төркем һәм комиссия эшли. Алар социаль хокуклардан башлап хәрби-сивил һәм тарихи хәтер проблемнарына кадәр мәсьәләләр белән эшли.

XS
SM
MD
LG