Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балтыйк флоты штабы башлыгы Мөхәммәтшин Кантны "ватанны сатучы" дип атады


Иммануил Кант

Тумышы белән Нефтекамадан булган вице-адмирал Игорь Мөхәммәтшин Калининград һава аланын чит ил кешесе исеме белән атау дөрес түгел, ул "хыянәтче" диде.

Балтыйк флоты штабы башлыгы Игорь Мөхәммәтшин флот хәрбиләрен Калининград һава аланына исем сайлауда Иммануил Кантка тавыш бирмәскә өндәде. Ул Кантны хыянәтче дип атады. Мөхәммәтшинның сүзләре яздырылган видео Youtube каналында бар.

"Кант - ул үзенең ватанын саткан, университетта кафедра бирүләрен сорап тезләрендә шуышкан, монда басып торучыларның берсе дә укымаган һәм беркайчан да укымаячак китаплар язган кеше", ди Мөхәммәтшин.

Хәрбиләрне ул Совет берлеге маршалы Александр Василевскийга тавыш бирергә чакыра. "Совет хәрбиләре каны коелган шәһәрнең һава аланына чит ил кешесе исеме бирү дөрес түгел", ди вице-адмирал.

Игорь Мөхәммәтшин тумышы белән Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән.

Калининград һава аланына тавыш бирүдә беренче урында башта Иммануил Кант алда барды. Шул ук вакытта моңа каршы хәрәкәт башланды. Шәһәрдә философка куелган һәйкәлгә буяу буядылар, аның каберен җимерделәр. Русия думасы депутатлары тыкшынуыннан соң беренче урынга Елизавета патша чыкты.

Иммануил Кант Калининградта туа, яши, укыта һәм вафат була. Кантны ватан хыянәтчесе дип сөйләгәндә, аның ике дөнья сугышына кадәр 100 ел элек яшәгәнен истә тотарга кирәк. Ул Наполеон сугышына кадәр үлгән.

XS
SM
MD
LG