Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: "Финляндия татарларын үрнәк итеп куям"


Рөстәм Миңнехановның Финляндия татарлары белән очрашуы
Рөстәм Миңнехановның Финляндия татарлары белән очрашуы

Татарстан президенты Финляндия татарлары белән очрашуда "сезне башка илләрдә яшәүче татарларга үрнәк итеп куям, чөнки сез туган телегезне кадерләп саклыйсыз, тамырларыгызны онытмыйсыз", диде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиядә ике көнлек эш сәфәре кысаларында анда яшәүче татарлар белән очрашты. Очрашуда 100гә якын кеше катнашты дип хәбәр итә президентның матбугат үзәге. Чара татарлар 1960 елда үз акчасына төзегән бинада узды. Монда Финляндия татарларның милли-мәдәни үзәге, намаз залы, якшәмбе мәктәбе, балалар бакчасы, "Йолдыз" спорт клубы, китапханә, концерт залы, уку кабинетлары урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Финляндия татар җәмгыятенә милли тарих, тел һәм йолаларга бәйле һәрнәрсәне кадерләп саклау хас. Финляндия татарлары тырышлыгы белән татар теле Европаның милли азчылыклары телләренең рәсми исемлегенә кертелгән иде.

Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

"Татарларның күбесе бүген Татарстаннан читтә яши. Эш сәфәрләре барышында без алар белән очрашабыз, мөһим темалар турында сөйләшәбез, теге яисә бу мәсьәләне хәл иткәндә ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Һәм һәрвакыт сезне үрнәк итеп куям. Сезнең бабаларыгыз Финляндиягә бер гасыр элек килгән һәм бу җирлеккә уңышлы җайлашкан. Шулкадәр еллар узса да, сез тамырларыгызны онытмыйсыз, тарихыгызны, туган телегезне кадерләп саклыйсыз, гореф-гадәтләрне үтисез. Мин чын күңелемнән сезгә рәхмәт әйтәм", дип мөрәҗәгать итте Татарстан президенты җыелганнарга.

Ул билгеләп үткәнчә, җирле татар җәмгыятенең күп вәкиле иҗат һәм фән зыялылары, уңышлы эшмәкәрләр, дәүләт хезмәткәрләре. Әмма иң мөһиме – Финляндия татарлары ана теленә, милли мәдәният хәзинәләренә булган мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыра. "Без сезне һәрвакыт Татарстанда шатланып каршы алачакбыз", диде Миңнеханов.

Татарлар Финляндиягә XIX гасыр башында килә. Беренче татар җәмгыяте "Исламия" Һельсинкида 1925 елда оеша һәм бүгенге көнгә кадәр эшләп килә. Очрашуда әйтелгәнчә, хәзерге вакытта Финляндиядә 600ләп татар яши. Күбесе башкалада.

Хәзер "Исламия" җәмгыятен Гүлтән Бәдретдин җитәкли. Чыгышында ул җәмгыятьнең эшчәнлеге һәм татар телен саклап калу чаралары турында сөйләде. Җәмгыять каршында укытучылар оешмасы эшләп килә. Балалар якшәмбе мәктәбенә йөри, анда алар татар телен һәм ислам нигезләрен өйрәнә. Җәйге лагерь оештырыла, анда да балалар телне, мәдәниятне һәм татар тарихын өйрәнә.

Чит илләрдәге татарлар диаспоралары арасында Финляндия татарлары иң оешкан һәм актив санала. Җәмгыять татар телендә китаплар һәм дәреслекләр чыгара, милли бәйрәмнәр уздырыла.

XS
SM
MD
LG