Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: "Бердәм Русия" тарафлылар һәм аңа каршылар саны тигезләшкән


"Бердәм Русия" фиркасе эшчәнлеген уңай һәм тискәре бәяләүче русияләр саны тигезләшкән дияргә мөмкин.

Русияләрнең 47 проценты "Бердәм Русия"гә теләктәшлек белдерә, ә 44 проценты фирка эшчәнлеген хупламый. Бу хакта Левада үзәге сораштырулары күрсәтә.

Президент Владимир Путин эшен хуплаучыларның 65 проценты "Бердәм Русия"не дә уңай бәяли. Путинның эшчәнлеген хупламаучыларның 83 проценты фиркадән канәгать түгел.

Сораштыруда катнашучыларның 38 проценты "Бердәм Русия"нең сентябрьдә узган сайлаулардагы уңышсызлыгы илдәге хәлләрнең начараюына бәйле дип саный. 29 проценты җиңелүнең сәбәбе сайлаучыларның гомумән дәүләт хакимиятен түбән бәяләүләре дип фаразлый.

Сентябрь узган сайлауларда "Бердәм Русия" илдә уртача 49 процент тавыш җыйды. Кайбер төбәкләрдә фирка күпчелекне ала алмады. Губернаторлар сайлауларының икенче турында дүрт төбәкнең берсендә дә "Бердәм Русия" намзәте җиңмәде. Хабаров һәм Владимир өлкәләрендә ЛДПР вәкилләре, Хакасиядә КПРФ намзәте губернатор булып сайланды. Приморски краенда да "Бердәм Русия" вәкиле җиңә алмады, чөнки күпсанлы канун бозулар нәтиҗәсендә төбәктә сайлау нәтиҗәләре кабул ителмәде, яңа тавыш бирү билгеләнде.

Октябрь башында "Бердәм Русия" рейтингы 2007 елдан бирле иң түбән дәрәҗәгә төште. "Җәмәгатьчелек фикере" фонды шул вакыттан бирле квартал сәяси фиркаләр рейтингын үлчи. Фонд сораштыруларына караганда, әгәр сайлаулар бу якшәмбе уздырылса, хакимият фиркасенә сайлаучыларның 31 проценты гына тавыш бирер иде.

XS
SM
MD
LG