"Байрак белән берләшкәннәр - #LiberateCrimea" чарасын оештыручылар Торонтода яшәүчеләрне City Hall бинасына чакыра. Чара кысаларында биредә 3,5х4 метрлы кырымтатар байрагы җәеп җибәреләчәк. Бу хакта үзенең Facebook сәхифәсендә активист Эскендер Бариев хәбәр итте.
Ул Торонтода яшәүчеләрне кырымтатар халкына теләктәшлек белдерергә чакыра. "Без совет тоталитар режимына каршы көрәшкән яһүдләрне, украиннарны, беларуслары, урысларны, тугандаш төрки халыклар булган төрекләр, уйгырлар, үзбәкләр, татарлар, азәрбайҗаннар, казакълар, кыргызларны, чыгышлары белән төрле булган, әмма демократик кыйммәтләрнең мөһимлеген аңлаган канадаларны чакырабыз", диелә белдерүдә.
"Байрак белән берләшкәннәр" чарасы турында Киевта 12 октябрьдә игълан ителде. Аның кысаларында кырымтатар милли байрагы тугыз ай дәвамында бөтен дөнья буйлап сәяхәт итеп, 26 июнь - кырымтатар байрагы көнне Киевка кайтачак.
28 октябрьдә байрак Австралиягә килде, анда бер ай дәвамында зур шәһәрләрдә украин диаспорасы вәкилләре берничә чара уздырды.
30 ноябрьдә байрак Лос-Анджелеска җибәрелде, аннары Канадага килде.
#LiberateCrimea - Кырымны азат итү һәм Украинаның бербөтенлеге өчен яңа хәрәкәт. Ул Кырым оккупациясен туктату, халыкара хокукларны бозу турындагы сивил җәмгыятьнең тавышын көчәйтү максаты белән оештырыла.