4 декабрь "Салават күпере" торак комплексында Татарстанның кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская җитәкчелегендә түрәләр белән халык очрашуы узды. Утырыш микрорайондагы политехник лицейда үтте. Очрашуда "ни өчен политехник лицейда фәннәрне татар телендә укыта торган бер сыйныф та юк?" дип сорадылар.
"Политехник лицейда укытуны татарча алып бару-бармау - лицейның үз эше. Теләк белдерүчеләр булса, Руслан Викторович (Руслан Дуженков - мәктәп мөдире - ред.), һичшиксез, киләсе уку елыннан татар сыйныфларын ачачак. Проблем түгел. Бу теләк белдерүчеләр саны белән бәйле. Моның өчен сыйныфта 24 кеше булырга тиеш. Бу нәтиҗәле һәм тиешенчә финанслау булсын өчен зарур", дип җавап кайтарды Татарстан мәгариф министры урынбасары Наталья Гречанникова.
Шулай ук очрашуда мәктәп укучыларына намаз укыр өчен шартлар тудыруны да сорадылар. Ләкин министр урынбасары мондый мөмкинлекне кире какты.
"Бездә мәгариф системы дөньяви. Балалар аерым намаз укый торган җир түгел. Намазны өйдә укыгыз. Мәктәптә түгел", диде Гречанникова.
Моннан тыш, "Салават күпере" торак комплексында юл-транспорт мәсьәләсен хәл итүне сорадылар. Түрәләр юл кичүе һәм киңәйтелгән юл булачагын ышандырды. "Бу сүзләрне гел ишетәбез. Кайчан була соң ул?" дип халыкның гаҗәпләнеп соравына Казан хакимияте җитәкчесе урынбасары Алексей Куляжев "Әлегә акча юк!" дип җавап кайтарды.