Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы депутатлары пенсия реформасын Конституция мәхкәмәсендә шикаять итә


Дәүләт Думасында пенсия реформасы турындагы канунга тавыш бирү
Дәүләт Думасында пенсия реформасы турындагы канунга тавыш бирү

КПРФ, "Гадел Русия", ЛДПР депутатлары пенсия яшен арттыру Конституциягә каршы килә дип белдерә.

Русия думасында "Бердәм Русия"дән тыш бөтен фракцияләр дә Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгатькә имза җыйган. Алар пенсия яшен арттыру канунының төп өлешләрен шикаять итәргә җыена дип яза "Коммерсантъ".

Имзаларны КПРФ, "Гадел Русия" һәм ЛДПР депутатлары куйган. Җиденче чакырылыш думасында оппозиция фракцияләрендәге депутатлар саны 105 кеше генә тәшкил итә. Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итү өчен кимендә 90 имза кирәк, шуңа күрә әлеге фракцияләр берләшеп кенә мөрәҗәгать итә ала.

Депутатлар канунның пенсия яшен биш елга арттыру турындагы өлешен тикшерергә тәкъдим итә. Алар Русия Конституциясенең кеше хокукларын һәм ирекләрен кире кагучы яки әһәмиятен киметүче кануннар кабул итүне тыючы 55нче маддәсенә сылтана. Пенсия реформасы яңа эшли башлаган кешеләргә генә кагылырга мөмкин диелә мөрәҗәгатьтә. Моңа кадәр эшләүче кешеләр өчен пенсия яшенең арттырылуы алдан билгеле булмады һәм бу аларның хәзерге вазгыятен начарайта дип фикер йөртә депутатлар.

Шул ук вакытта депутатлар әлеге мөрәҗәгатьнең нәтиҗәсе булуына ышанып бетми.

Владимир Путин дүртенче тапкыр Русия президенты булып сайланганнан соң, илдә пенсия реформасы узды. 2019 елдан башлап берничә ел дәвамында пенсиягә чыгу яше артачак. Нәтиҗәдә хатын-кызлар 60 яшьтә, ирләр - 65тә чыгачак. Әлеге реформа халык арасында канәгатьсезлек уятты, шәһәрләрдә каршылык чаралары узды. Моннан соң канун бераз йомшартылды.

XS
SM
MD
LG