Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иннополиста яшь програмчыга ашыгыч ярдәм күрсәтә алмаганнар


Иннополис
Иннополис

Иннополиста вафат булган 35 яшьлек програмчы Денис Хлякинның үлемен тикшерү бара. Аның хатыны, шәһәрдә "Ашыгыч ярдәм" эшләсә, иремне коткарып калып булыр иде, ди.

Денис Хлякинның хәле университетта лекция укыганда начарая. Югары Осланнан "Ашыгыч ярдәм" килеп, укол ясыйлар. Әмма Хлякинның хәле тагын начарая, бу юлы "Ашыгыч ярдәм" эчкә кан китүдә шикләнеп, аны Югары Ослан районы хастаханәсенә алып китә. Ләкин УЗИ аппараты булмау сәбәпле Хлякинга диагноз куя алмыйлар. Соңрак аны Казанның 7нче санлы хастаханәсенә алып киләләр, әмма ул эчәк янындагы зур кан тамыры шартлау нәтиҗәсендә үлә.

Иннополиста югары технологияле медицина үзәге бар, анда республика клиник хастаханәсе авыруларын китерәләр. Әмма үзәктә ашыгыч ярдәм күрсәтү каралмаган.

Денис Хлякинның хатыны Светлана "Вечерняя Казань" басмасына "Иннополисның үз ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте булса, Денисны тиз арада Казанга китерерләр иде, бу аның исән калу шансларын арттырыр иде", дип сөйләгән. "Русиянең иң яшь шәһәрендә адым саен инновацияләр - пилотсыз такси, йозаклар бармак тигереп ачыла, ә кешегә ашыгыч ярдәм күрсәтә алмыйлар", ди Светлана Хлякина.

Гаилә Татарстанга Краснодардан күчеп килгән, Хлякинның 3 һәм 6 яшьлек балалары калган.

"Шәһәрнең үз "Ашыгыч ярдәм"е юк. Ул кешенең хәленә карап, Казаннан яки Югары Осланнан килә", ди Иннополис медицина үзәге җитәкчесе Равил Гарипов.

Шәһәр мэриясе Иннополиста "Ашыгыч ярдәм" станциясен булдыруга көч куелачак дип ышандыра.

Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге вакыйгага карата аңлатма бирмәде. Тикшерү бара.

XS
SM
MD
LG