Accessibility links

Русияләрнең өчтән бере Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрне яхшырту яклы


Русиянең халыкара изоляциядә булуына борчылучы һәм Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрне көйләүне яклаучы русияләр саны арткан.

АКШ һәм Европа белән мөнәсәбәтләрне "һичшиксез көйләргә" кирәк дип санаучы русияләр саны бер ел эчендә 24 проценттан 36 процентка кадәр арткан. Бу хакта Левада үзәге сораштырулары күрсәтә. Респондентларның 43 проценты "башлыча әйе" дигән җавапны сайлаган, бары тик 16 проценты гына Көнбатыш илләре белән мөнәсәбәтләре җайлау кирәкми дип белдергән.

Русиянең халыкара изоляциядә булуы өчен "бик борчылучылар" саны бер ел эчендә сигез проценттан 21 процентка җиткән. Тагын 22 процентын әлеге проблем "шактый нык борчый". Өчтән бер өлешен - "бик борчымый", 19 проценты изоляция бөтенләй борчымый дип җавап биргән.

Чикләүләр өчен борчылучы русияләр саны да арткан. "Бик борчый" диючеләр саны җиде проценттан 20гә җиткән. Респондентларның 23 проценты мондый чикләүләр "бөтенләй борчымый" дигән.

Шул ук вакытта русияләр Көнбатышка карата тискәре мөнәсәбәттә кала. Сораштыру күрсәткәнчә, респондентларның 57 проценты АКШка "нигездә начар" һәм "бик начар" мөнәсәбәттә, ә Европа илләренә русияләрнең 49 проценты начар мөнәсәбәттә.

Русия белән Көнбатыш арасындагы мөнәсәбәтләр 2014 елдан бирле кризиста. Кырым аннексиясе һәм Русиянең Украина көнчыгышындагы низагка тыкшынуыннан соң Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата чикләүләр кертте. Алар даими озайтылып тора.

XS
SM
MD
LG