Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия 7 декабрьдән "алтын визалар" бирүне туктатып тора


Бай чит ил кешеләренә "алтын визалар" бирүне туктатып тору карары акча юуу һәм оешкан җинаятьчелекка каршы көрәш кысаларында кабул ителгән.

Британия 7 декабрьдән чит илнең бай кешеләренә инвестиция визалары бирүне туктатып тора. Бу акча юуу һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш реформасы кысаларында кабул ителгән. Инвестор визаларын 2019 елда кабаттан бирә башларга мөмкиннәр. Бу хакта Британия тышкы эшләр министрлыгына сылтанып Bloomberg яза.

"Алтын виза" дип йөртелгән әлеге визаларны алу мөмкинлегенә британ икътисадына кимендә ике млн фунт стерлинг (2,5 млн доллар) акча кертүчеләр ия иде.

Лондонның "алтын виза" бирүне кырыслатырга җыенуы турында элегрәк тә хәбәр ителде. Яңа кагыйдәләргә виза алырга теләүчеләрнең финанс һәм бизнес мәнфәгатьләрен тикшерү таләбе кертеләчәк. Дәүләт облигацияләре инвестицияләр исемлегеннән чыгарылачак. Британия икътисадына кертеләчәк акчаларның визага гариза тапшыручылар милкендә гариза тапшырылганга кадәр ике ел дәвамында булуы да зарур. Ягъни, күптән түгел генә каяндыр килеп кергән акчаларны инвестиция буларак куллану ярамаячак. 2015 елга кадәр бирелгән мондый визаларны кире карарга да җыеналар.

Әлеге үзгәрешләр бигрәк тә бай русияләргә кагылырга мөмкин ди Bloomberg. Быел язын Британия җитәкчелеге мультимиллиардер Роман Абрамовичның визасын озайтмады.

Элегрәк британ парламенты сайтында Русиядән килгән "пычрак акчалар" турында хисап чыкты. Аның авторлары Владимир Путинга һәм аның даирәсенә финанс басымы чараларын көчәйтергә өндәде.

XS
SM
MD
LG