Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның мәгарифне үстерү институты элекке министрга каршы имза җыя


Гөлназ Шәфыйкова
Гөлназ Шәфыйкова

Башкортстанның мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре элекке мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкованы институт мөдире итеп куюга каршы.

Институт хезмәткәрләре Гөлназ Шәфыйкованы институт мөдире итеп куюга каршы имза җыю турында "педагогик җәмәгатьчелеккә һәм битараф булмаганнарга" мөрәҗәгать итте. Әлеге мөрәҗәгать петицияләр сайтында урнаштырылган. 6 декабрьгә аңа 200гә якын кеше кул куйган.

Петиция авторлары "Гөлназ Шәфыйкова мәгариф министры булып эшләгән чагында институтны Башкортстан дәүләт педагогия университеты, Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе белән кушарга омтылды" дип яза.

"Министр вазифасыннан азат ителгәннән соң Гөлназ Шәфыйкова безгә янап Мәгарифне үстерү институты җитәкчесе урынына утырмакчы була", диелә мөрәҗәгатьтә.

Моңа кадәр институт хезмәткәрләре Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбировка да хат язган иде. Алар "Шәфыйкова институт белән деспотларча сөйләште, эш вакытын елына 200-250 сәгатькә кадәр арттырды, нәтиҗәдә хезмәт хаклары кимеде" дип зарланды.

"МедиаКорСеть" язуынча, инициатив төркем республиканың мәгариф министры вазифаларын башкаручы Айбулат Хаҗин янына да барган. Ул анык кына берни дә вәгъдә итмәгән, "вазгыятьне өйрәнеп, төркемнең фикерен исәпкә алырбыз" дигән.

Элекке мәгариф министры белән бәйле берничә гауга да булды. Сентябрьдә Шәфыйкова социаль челтәрләрдә орфографик хаталы пост язды, аны шулай ук плагиатта да гаепләделәр.

3 декабрь Гөлназ Шәфыйкова вазифасыннан китте.

XS
SM
MD
LG