Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина радасы Русия белән дуслык килешүен туктатты


Украина радасы
Украина радасы

Украина радасы "Украина һәм Русия арасында дуслык, хезмәттәшлек һәм партнерлык килешүен гамәлдән чыгару турында" канун өлгесен кабул итте.

277 депутат канун өлгесен хуплап тавыш биргән. Канун кабул ителсен өчен 450 урынлы радада 226 тавыш җитә. Украин матбугаты хәбәренчә, канун "техник-юридик үзгәрешләр" белән кабул ителгән.

Канун өлгесен радага 3 декабрьдә президент Петр Порошенко Керич бугазындагы Русия хәрбиләре украин корабларын ут ачып тоткарлау белән бәйле вакыйгадан соң керткән иде.

Элегрәк Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләр кирәкми дип белдерде. Ул украин дипломатлары Русия белән 48 килешүне туктатты, якын арада тагын 40лабы гамәлдән чыгарылачак диде.

Килешү 1997 елның 31 маенда ун елдан соң автомат рәвештә озайтылу шарты белән имзаланган иде. Ул 1999 елның 1 апрелендә гамәлгә керде. Документ ике тараф арасында стратегик хезмәттәшлек, булган чикләрнең саклануы һәм илләрнең бербөтенлеген хөрмәт итү принципларына нигезләнде.

Пәнҗешәмбе Украина радасы ил чиген бозып керүчеләргә төзәп атуны рөхсәт итүче канун да чыгарды. Анда чик сакчыларына украин корабларына һөҗүм итүчеләргә ут ачу вәкаләте аерым каралган.

XS
SM
MD
LG