Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Һизер Нойерт АКШның БМОдагы илчесе итеп билгеләнгән


Һизер Нойерт
Һизер Нойерт

Һизер Нойерт АКШның БМОдагы илчесе итеп билгеләнгән дип яза матбугат чаралары. Медиа аның дәүләт вазифаларында эшләү тәҗрибәсе аз булуына басым ясый.

АКШ президенты Дональд Трамп Дәүләт департаменты сүзчесе Һизер Нойертны АКШның БМОдагы илчесе итеп билгеләгән. Бу хакта өч чыганакка сылтанып Bloomberg яза. Соңрак әлеге хәбәрне Reuters һәм тагын берничә басма җиткерде.

Fox News мәгълүматынча, 7 декабрьдә Трамп әлеге мәгълүматны үзенең Twitter-ында раслаячак. Бер ай элек Трамп Нойертка әлеге вазифаны тәкъдим итүе турында әйткән иде.

Bloomberg 48 яшьлек Нойертны илче итеп сайлау "гадәти булмаган карар" дип яза. Басма аның дәүләт вазифаларында эшләү тәҗрибәсе аз булуга басым ясый.

Дәүләт департаментына килгәнче Нойерт озак вакыт ABC News телеканалы хәбәрчесе булып эшләгән. Соңрак Fox News-ка күчкән. Анда Нойертка Трампның иң яраткан тапшыруларының берсе Fox and Friends ("Fox һәм Дуслары") телевизион шоуын алып барырга тәкъдим иткәннәр.

Октябрьдә АКШның БМОдагы хәзерге вәкиле Никки Һейли ел ахырына кадәр вазифасыннан китәчәге турында белдергән иде. The New York Times язуынча, Һейли АКШ вице-президенты Майкл Пенс урынына билгеләнергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG