Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия Үзәк банкы илдәге кече банкларны Visa һәм Mastercard системыннан өзү мөмкинлегенә әзерли


Үзәк банк кече банклардан карталарны хезмәтләндерү өчен резерв партнер табуны сорый. Бу аларның карта аша түләүләрдәге хәзерге партнер банклары халыкара түләү системнарыннан чыгарылган очракта кирәк булачак.

Халыкара түләү системнары белән турыдан-туры түгел, ә арадашчы банк аша эшләүче кече банкларга тагын бер зур банк белән килешү төзергә киңәш ителә. Әлеге партнер банк түләү карталары системында хезмәтләндерүче буларак катнаша алачак. Бу хакта Үзәк банк хатына нигезләнеп, "Ведомости" яза.

Русия базарында картлар белән эш итүче иң зур банклар булып РНКО "Платежный центр", "Уралсиб", ВТБ, Росбанк, Промсвязьбанк тора.

Үзәк банк вәкиле сүзләренчә, бу хат әлегә тәкъдим буларак кына бара. Русия банкы шулай итеп картларны хезмәтләндерүче банкларның бөлгенлеккә төшүенә генә түгел, чикләүләр кертелеп, Visa һәм Mastercard түләү системнарын сүндерү очрагында чыгачак проблемнарга да әзерләргә тели.

АКШ 2019 елда Русиягә карата яңа чикләүләр кертергә җыена. Ул чикләүләр Мәскәү химик корал кулланмау гарантияләре бирмәгән өчен кертелергә тиеш.

XS
SM
MD
LG