Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда каршылык чарасында катнашучылар белән полиция арасында бәрелешләр башланды


Париж үзәгенең Елисей кырлары янында һәм күрше урамнарда полиция һәм каршылык чарасында катнашучылар арасында бәрелешләр башланды. 500дән артык кеше тоткарланган.

Социаль челтәрләрдәге видеолардан күренгәнчә, полиция күз яше чыгаручы газ куллана. Аеруча да ачулы булган һәм кулларына төрле таяклар тоткан демонстрантлар полиция тарафыннан тоткарлана.

Француз полициясе хәбәр итүенчә, барлыгы 500дән артык кеше тоткарланган. Аларның яртысы инде каршылык чарасы башланганчы ук полиция бүлегенә озатылган. Демонстрацияләр Франциянең башка шәһәрләрендә дә уза.

Бүгенге акцияләр башланыр алдыннан хакимият бәрелешләр булачагын кисәтте һәм аны бастыру өчен кануни чаралар кулланылачагын әйтте. Париж урамнарын сигез меңләп полиция хезмәткәрләре саклый. Бу узган каршылык чаралары белән чагыштырганда күпкә күбрәк. Франция буйлап барлыгы 89 мең полиция кизү тора.

Парижда Эйфел манарасы, Лувр һәм башка кешеләр күп йөри торган музей, сәүдә йортлары ябык. Монакода футбол уены кичектерелгән.

Бу протест чаралары ягулыкка бәяләр артуга каршылык йөзеннән башланган иде. Хакимият бәя күтәрүдән баш тартты, әмма каршылык чаралары барыбер дәвам итә. Анда катнашучылар ил президенты Эммануэл Макронның икътисади сәясәтенә канәгатьсезлек белдерүен әйтә.

XS
SM
MD
LG