Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пародияләрен Шәймиевтән башлаган Эмиль Талиповка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде


Эмиль Талипов һәм Ләйсән Фәйзуллина

Эмиль Талипов һәм Ләйсән Фәйзуллинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелүе турында Галиәсгар Камал театры хәбәр итә.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары Эмиль Талипов һәм Ләйсән Фәйзуллинага Татарстанның атказанган артисты мактаулы исемен биргән. Татарстан президенты бу хактагы карарга кул куйган, дип яза Камал театры. Татарстан президенты сайтында моның хакта карар әлегә күренми.

"Татар-информ" үзенең театр вәкилләренә сылтап, Татарстанның атказанган артисты исеме шулай ук Буа татар дәүләт театры артисты Гөлзадә Камәртдиновага һәм "музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен" Илназ Баһка да бирелүен яза.

Эмиль Талипов 1984 елда Биектау районының Кадыш авылында туа. Камал театрында 2008 елдан бирле эшли. "Мәхәббәт FM" спектаклендә Ильяс, "Миркәй белән Айсылу" спектаклендә Миркәй, "Бәби" пьесасында Ялкын, "Җилкәнсезләр" спектаклендә Исмәгыйль һ.б. рольләрне башкара. Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика бүләгенең 2013 елгы иясе.

Талипов Азатлыкка беренче пародияләрен Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевтан башлавын әйткән иде.

Ләйсән Фәйзуллина 1987 елда Әлмәт шәһәрендә туа. Камал театрында 2008 елдан бирле эшли. "Миркәй белән Айсылу" спектаклендә Айсылу, "Зәңгәр шәл" спектаклендә Заһирә, "Бәби" пьесасында Наира һ.б. рольләрне башкара.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG