Accessibility links

Танылган хокук яклаучы Людмила Алексеева вафат


Людмила Алексеева
Людмила Алексеева

Аның үлемен Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы раслады.

Мәскәүдә 91 яшендә танылган хокук яклаучы, Мәскәү Һелсинки төркеме рәисе Людмила Алексеева вафат булды. "Бу - бар хокук яклау җәмгыяте өчен зур югалту", дип яза Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы.

"Әле кичә генә ул ярдәмчесенә эш кушып утыра иде, бу эшләр башка кешеләргә ярдәм иде. Ул гомеренең соңгы мизгелләренә кадәр хокук яклаучы булып калды, үз гомерен башкалар өчен фида кылды", дип белдерде Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы рәисе Михаил Федотов.

Людмила Алексеева 1927 елда Кырымда Кизләү шәһәрендә дөньяга килә. Ул совет диссидент хәрәкәтенең актив катнаша. 1956 елдан аның Мәскәүдәге фатиры интеллигенция, зыялылар очрашуы урыны була, монда кеше хокукларын яклап басма мәгълүмат та әзерләнә.

1976 елда ул Русиядәге иң зур хокук яклау оешмасы булган Мәскәү Һелсинки төркеменә нигез салуда катнаша. Литвада католик руханилар һәм дини укучылар хокукларын актив яклаучы була. Советлар берлегендә сәяси тоткыннар һәм аларның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтү эшен башлап җибәрә. "Хәзерге вакыйгалар тезмәсе" дигән Совет берлегенең беренче хокук яклау газетын чыгаруда катнаша.

1968 елдан даими рәвештә сорау алулар һәм тентүләргә дучар була. 1977 елда ул Совет берлегеннән АКШка күченергә мәҗбүр ителә. Азатлык радиосының урыс редакциясе һәм "Америка авазы" радиосында кеше хокуклары турында даими тапшырулар алып бара, урыс басмаларында мәкаләләр чыгара, хокук яклау оешмаларына ярдәм итә.

Русиягә 1993 елда кайта. 1996 елда Мәскәү Һелсинки төркеме рәисе булып сайлана. Даими рәвештә кеше хокукларын яклау белән шөгыльләнә. 2002-2012, 2015-2018 елларда Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы була.

Алексеева мигрантлар һәм мөселманнар хокукларын да яклап төрле чыгышлар ясады. Әйтик, 2013 елда ул миграция кизүе булдыруга каршы чыга. Ул Мәскәүдә күбрәк мәчет кирәклеген дә белдергән иде.

"Православлар чиркәүдә гыйбадәт кыла, ә мөселманнар ни өчен ачык һавада намаз укырга тиеш? Мәчетләр төзергә кирәк", дигән иде ул.

XS
SM
MD
LG