Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның 363 туристы Кытайдан кайта алмый


Татарстанның 363 туристы узган шимбәдән бирле Кытайның Хайкоу шәһәреннән Казанга кайтуны көтә. Һава ширкәте аларны алып кайту өчен туроператорның үз бурычларын түләвен таләп итә.

Татарстан туристларын 10 декабрьдә кайтарырга мөмкиннәр диелә. Бу хакта Кытайга юлламалар сатучы "Жемчужная река" туристик ширкәтен Русиядә тәкъдим итүче "Тревед Дизайнерс" ширкәте җитәкчелегенә сылтанып ТАСС яза.

Туристлар әлегә кунакханәләргә урнаштырылган диелә.

Кытайның Хайнань утравындагы Санья һәм Хайку шәһәрләренә очышларны "ИрАэро" башкара иде. Һава ширкәте әлегә ул програмнарны туктатып тору турында белдерде. Ул шулай ук, бурычларны түләп бетермичә, "Жемчужная река" туристларын Хайнаньнан Русия шәһәрләренә кайтармаячагын да хәбәр итте. Ростуризм бу уңайдан дүшәмбе транспорт министрлыгы һәм Росавиация белән берлектә киңәшмә уздырырачак.

Русиянең Гуанчжоудагы баш консуллыгы вазгыятьне күзәтә диде Русия тышкы эшләр министрлыгы Facebook-та. Баш консуллык консультатив ярдәм күрсәтә диелә.

"Жемчужная река" Русиядә 2017 елдан бирле эшли. Ширкәтнең Санья һәм Гуанчжоу шәһәрләрендә офислары бар. Быел "ИрАэро" әлеге шәһәрләргә очышлар башлады, "Жемчужая река" авиаширкәтнең партнеры булды.

Әлеге вакытта Хайкоуда Казаннан 363 турист кайта алмый ята. Хәзер Кытайда "Жемчужная река" ширкәтенең Русиядән килгән 1,5 мең туристы бар. Аларны "ИрАэро" бу атнада кайтарырга тиеш. Әмма һава ширкәте, туроператор үз бурычларын түләмәсә, аларны алып кайтмаячагын белдерә.

XS
SM
MD
LG