Accessibility links

Кайнар хәбәр

Табиблар һәм укытучыларга чәчәктән башка бүләк бирү тыелырга мөмкин


Русия думасына укытучыларга һәм табибларга бүләк бирүне чикләүче ике канун өлгесе кертелгән.

Русия укытучыларына һәм табибларына чәчәктән һәм канцерлярия тауарларыннан тыш бүләк алуны тыярга мөмкиннәр. Бу хакта канун өлгеләре Русия думасына кертелгән дип яза РИА Новости.

Хезмәт һәм социаль яклау министры Дмитрий Басняк сүзләренчә, мондый кагыйдәләр Русиянең кайбер түрәләренә карата эшли инде. Хәзерге канун нигезендә укытучы һәм табибларга бәясе өч мең сумнан артык бүләк бирү тыела.

Тәкъдим ителгән канун өлгеләренең берәрсе кабул ителгән очракта, табиблар һәм укытучылар кыйммәтле бүләкләр турында җитәкчелеккә хәбәр итәргә тиеш булачак. Канун бозу өчен эшләреннән алырга да мөмкиннәр. Яңа кагыйдәләрне дәүләт ширкәтләре тарафыннан төзелгән яки контрольдә тотылган башка оешмаларга тарату тәкъдиме дә бар.

XS
SM
MD
LG