Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәхси мәгълүматны ачкан өчен Вконтактега карата бирелгән шикаятьне мәхкәмә кабул итмәгән


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Мәхкәмә бу карарны тапшырылган гаризаның формаль таләпләргә туры килмәве белән аңлата.

Петербур мәхкәмәсе Алексей Навальныйның Уфадагы штабы җитәкчесе Лилия Чанышеваның шикаятен кире каккан. Активист Вконтакте социаль челтәренең шәхси мәгълүматны ачуына каршы шикаять иткән иде. Бу хакта шәһәр мәхкәмәләренең берләштерелгән матбугат үзәге хәбәр итә.

Мәхкәмә әлеге карарны гариза дөрес төзелмәгән, ул процессуаль кодексның формаль таләпләренә җавап бирми дип аңлата.

31 октябрьдә тапшырылган шикаятьтә Чанышева Вконтактедан рухи зыян өчен 100 мең сум күләмендә компенсация сораган иде. Активист социаль челтәр тәртип саклау оешмаларына үзенең шәхси мәгълүматын ачкан дип белдерде.

Полиция хезмәткәре "Полиция турында" һәм "Оператив-тикшерү эшчәнлеге турында" кануннарга сылтанып, Вконтакте социаль челтәреннән Лилия Чанышева сәхифәсенең ачылу вакытын, теркәлгәндәге шәхси мәгълүматын, IP-адресын сораган.

Активист Вконтакте вәкилләре канун бозган дип саный, чөнки социаль челтәрләр шәхси мәгълүматны җинаять эшен тикшерү кысаларында гына бирә ала дип белдерә.

Соңгы айларда Вконтактедагы постларга нигезләнгән җинаять эшләре ачу очраклары арта. Бу хәл җәмәгатьчелектә шау-шу уятты. Социаль челтәр мәгълүмат тапшыру канун кысаларында башкарыла дип аклана.

XS
SM
MD
LG