Accessibility links

Роскомнадзор Google-га 500 мең сум штраф салды


Google Роскомнадзорның тыелган сайтлар реестрына тоташмауда һәм ул сайтларны үзендә томаламауда гаепләнде.

Русиянең тыелган сайтлар реестрында тоташуны мәҗбүр итүче канунны үтәмәве өчен Google корпорациясенә 500 мең сум штраф салынды. Бу хакта Роскомнадзор белдерде.

Ноябрь ахырында оешма әлеге эзләү системына карата административ эш ачу турында хәбәр иткән иде. Моңа кадәр Роскомнадзор ширкәтне штраф турында кисәтте.

Роскомнадзор җитәкчесе урынбасары Вадим Субботинның Google департаменты башлыгы Дорон Авни белән сөйләшүләр алып баруы турында да хәбәр ителде. Очрашудан соң Субботин Google Русия кануннарын үтәргә тели, ә Роскомнадзор реестрына теркәлү өчен берничә техник мәсьәләне генә хәл итәсе бар дип белдергән иде.

Роскомнадзор башлыгы Александр Жаров сишәмбе журналистларга сөйләвенчә, оешма 2018 ел ахырына кадәр Facebook һәм Twitter-ны кулланучыларның шәхси мәгълүматын Русиядә саклау турында канунны үтәүләрен тикшерәчәк.

Эзләү системнарыннан тыелган сайтлар реестрына тоташуны таләп итүче канун Русидә быел җәй эшли башлады.

XS
SM
MD
LG