Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Конгрессы "Төньяк агым-2" проектына каршы карар кабул итте


АКШ Конгрессы резолюциясендә "Төньяк агым-2" Русиянең геосәяси проекты дип атала, аның максаты Европаның энергетик иминлеген арттыру түгел, ә Европа илләре арасына чөй кагу, Украина аша узучы газ үткәргечнең әһәмиятен киметү диелә.

АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты әгъзалары Европа илләрен "Төньяк агым-2" газ үткәргече проектын кире кагарга өндәүче резолюция кабул итте. "Төньяк агым-2" аша газ Русиядән Украинага керми генә Германиягә экспортланачак.

Резолюциядә әлеге газ үткәргеч Русиянең геосәяси проекты дип атала, аның максаты Европаның энергетик иминлеген арттыру түгел, ә Европа илләре арасына чөй кагу, Украина аша узучы газ үткәргечнең әһәмиятен киметү диелә.

Конгресс әгъзалары Европа хөкүмәтләрен "Төньяк агым-2" проектын кире кагарга чакыра һәм әлеге проектка мөнәсәбәтле затларга һәм ширкәтләргә чикләүләр кертү өчен тавыш бирә. Әлеге чикләүләрне алар "Америка дошманнарына чикләүләр ярдәмендә каршы тору турында" кануны кысаларына кертергә кирәк дип саный.

Әлеге резолюция декларатив документ булып тора, аны хуплау автоматик рәвештә чикләүләр кертми. Шул ук вакытта ул Конгресста "Төньяк агым-2" проектына каршы фикерләрнең көчәюен күрсәтә.

Дональд Трамп идарәсе газ үткәргеченә катышы булган Европа ширкәтләренә чикләүләр кертү вариантларын карый. Дүшәмбе Дәүләт секретаре ярдәмчесе Френсис Фэннон әлеге проект "безнең уртак трансатлантик кыйммәтләргә" туры килми дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG