Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Украинаның көньяк-көнчыгышына финанс ярдәм күрсәтергә ниятли


Федерика Могерини
Федерика Могерини

Сүз Европа инвестиция банкы аша ярдәм итү турында бара диде Европа берлеге вәкиле Федерика Могерини.

Европа берлеге Украинаның көньяк-көнчышында Азак диңгезе буендагы төбәкләргә, шул исәптән Мариуполь портына финанс ярдәм күрсәтү мөмкинлеген карый. Бу хакта Европа берлегенең тышкы сәясәт вәкиле Федерика Могерини белдерде. Сүз Европа инвестиция банкы аша ярдәм итү турында бара дип яза DW. Әмма Могерини башка төрле ачыклык кертми.

Сишәмбе Европа парламенты утырышы алдыннан ул Киевның реформалар уздыруда уңышларын хуплап чыгыш ясады. Әмма шул ук вакытта украин хакимиятләре алдында хәл ителмәгән проблемнарның да күп булуын таныды. Могерени Коррупциягә корылмаган мәхкәмә системы төзү, банк өлкәсендә хилафлыкларны бетерү, активистлар һәм журналистларга һөҗүмнәрге тикшерүне төп мәсьәлә дип атады.

Европа дипломатиясе башлыгы, кайбер халыкара мәсьәләләрдә АКШ белән каршылыклар булуга карамастан, Европа берлеге Украинада үз сәясәтен координацияләүне дәвам итә дип тә белдерде.

Элегрәк АКШның Украина мәсьәләләре белән шөгыльләнүче махсус вәкиле Курт Волкер Вашингтонны һәм аның көнбатыш беректәшләрен украин кораблары белән булган хәлдән соң Русиягә карата өстәмә чикләүләр кертү турында уйларга чакырган иде.

Аның сүзләренчә, Европа берлеге Кырымнан яки Азак диңгезеннән килгән Русия корабларына Европа портларына керүне тыярга мөмкин. Башка чаралардан Волкер Русия банкларын SWIFT халыкара банк системыннан аеруны атады. Волкер фикеренчә, Русия үзенең Украинадагы гамәлләре белән 2019 елның мартында булачак президент сайлауга йогынты ясарга тели.

XS
SM
MD
LG