Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадан Кырымга кергәндә тоткарланган Эдем Бекиров ФСБда тотыла


Эдем Бекиров
Эдем Бекиров

Украинаның Кырымга якын урнашкан Новоалексеевка бистәсендә яшәүче Эдем Бекиров 12 декабрьдә Кырымга барганда чик узу капкасы Чонгарда ФСБ тарафыннан тоткарланып, Акмәчеткә китерелә һәм сак астына алына.

Эдем Бекировның тоткарлануы турында аның хатыны Гульнарага Бекировны Кырымга алып барган такси йөртүче әйткән.

"Безне Чонгар чигендә алты сәгәть чиктә тотып тикшерделәр, аннары Эдемны алып калдылар, мин исә Новоалексеевкага кайтырга мәҗбүр булдым, Аның бөтен дарулары миндә калды, мин бу хәл турында гаиләсенә хәбәр иттем", диде такси йөртүче.

57 яшьлек Бекиров беренче группа инвалид, күптән түгел аның йөрәгенә авыр операция ясалган, бер аягы ампутацияләнгән, шикәр чире белән авырый.

13 декабрь аның кызы Элеонора Бекирова хәбәр итүенчә, ул дәвалану өчен хастаханәгә керү алдыннан Кырымда яшәүче 78 яшьлек әнисен күрергә барган булган. Бекиров көненә 13 төрле дару эчәргә тиеш, тоткарланганнан соң аңа өйгә бер тапкыр шалтырату мөмкинлеге бирелгән. Тавышыннан хәле авыр булуы сизелә иде, ди кызы.

Бекировны ни өчен тоткарлаулары, аны нәрсәдә гаепләүләре хәбәр ителми. Аның хатыны Гульнара Бекирова Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы, Украинаның Генически район хакимияте рәис урынбасары була, кырымтатар мәсьәләләре белән бәйле мәдәни, сәяси чараларда актив катнаша.

XS
SM
MD
LG