Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнехановка Әтнәдә татарчалы-русчалы спектакль күрсәттеләр


Балалар чыгышы
Балалар чыгышы

Әтнәдә Миңнехановка спектакльдән татарчалы-урысчалы өзек күрсәттеләр. Алып баручылар моны республикада татар һәм урысларның дустанә яшәү үрнәге буларак тәкъдим итте.

100 еллык юбилеен билгеләп үткән Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Русия президенты Владимир Путин 2019 елны Театр елы дип игълан иткән иде һәм Миңнеханов Әтнәдә Театр елын республика күләмендә ачып жибәрде.

Чарада "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзекләр күрсәтелде. Шулай ук тамашачыга яңа төр иҗади жимеш үрнәген күрсәттеләр. Галиәсгар Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин белән Качалов исемендәге урыс драма театры актеры Илья Славутский Мольерның "Дон Жуан" спектакленең бер өлешен уйнады. Анда Хәйруллин - татарча, Славутский – урысча аралашты. Моны алып баручылар кыю эксперимент һәм ике милләтнең дустанә мөнәсәбәттә булуының бер мисалы дип атады. Залда утыручылар арасында моны хупламаучылар да булды. "Тора-бара татар театры татарчалы-урысчалы, соңрак тулаем урысчага күчәр инде ", дип уфтанып куйды.

Чара азагында Буа театры җитәкчесе Раил Садриевка Татарстанның халык артисты исеме бирелде.

XS
SM
MD
LG