Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов федераль телевидениене тәнкыйтьләде


 Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов федераль каналлардагы мәгълүмати тапшыруларның эчтәлеге халыкка зыянга эшли дип саный.

"Франция белән башлыйлар, Украинадагы баш күтәрүләр белән дәвам итәләр", дип тәнкыйть белдерде Татарстан президенты. Бу мәсьәләне Рөстәм Миңнеханов Татарстан президентының Милләт һәм динара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында күтәрде.

Русия телевидениесе турында сүз "Хозур ТВ" мөселман каналының җитәкчесе Ришат Хәмидуллин чыгышыннан соң күтәрелде. "Безнең каналны 1 млн кеше карый ала. Башка оператор челтәрләренә хат юлладык, җавап көтәбез", дип белдерде Хәмидуллин. Шуннан соң Миңнеханов сүз алды. Ул Татарстан президенты хакимияте башлыгы Әсгать Сәфәровка мөрәҗәгать итеп "Хозур ТВ"га бу мәсьәләдә ярдәм итәргә кушты.

Миңнеханов шулай ук Мәскәүдән утырышка килгән Русия президенты хакимиятенең эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт департаменты җитәкчесе Татьяна Вагина, милләтләр эшләре федераль агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Михаил Мишинга да мөрәҗәгать итте һәм федераль телевидение эшенә тукталды.

"Телевизор карап утырсаң, акылдан язарсың. Безнең Матч ТВ, Культура, ОТР кебек яхшы каналлар бар. Ә башка каналлар? Франциядәге вакыйгаларны күрсәтәләр. Янәсе, халыкны жилет киеп урам чарасына чакыралар. Бер тапкыр күрсәттең – бетте. Нигә егерме тапкыр күрсәтергә? Русиядәге яхшы әйберләрне, кешеләрне, ширкәтләрне күрсәтергә кирәк. Франция белән башлыйлар, аннан Украинада баш күтәрүләрне күрсәтәләр”, диде Миңнеханов.

Күп кенә белгечләр әйтүенчә, федераль телеканаллардагы мәгълүмати тапшырулар Русия президенты хакимияте күрсәтмәсе белән әзерләнә. Анда Путинның сәясәтен хуплау, халыкка шуны сеңдерү алып барыла.

XS
SM
MD
LG