Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телендә иркен сөйләшүче шәһәр кешеләре саны 2001 елдан 8 процентка арткан


Шәһәрдә яшәүче татарларның 70 проценты, авылда яшәүчеләрнең 85 проценты ана телләре буларак татар телен күрсәткән. 2001 елдан бирле татар телендә иркен сөйләшә алучы шәһәр кешеләре саны сигез процентка арткан.

Татарларның күпчелеге татар телен үзенең туган теле дип саный. Бу хакта Милләт һәм динара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында әйттеләр дип яза Татар-информ.

Әлеге темага уздырылган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, шәһәрдә яшәүче татарларның 70 проценты, авылда яшәүчеләрнең 85 проценты ана телләре буларак татар телен күрсәткән.

Авылда яшәүче татарларның 86,5 проценты туган телләрендә иркен сөйләшәләр, язалар һәм укыйлар диелә. Шәһәрдә яшәүче татарлар арасында мондыйлар сан 67,6 процент тәшкил итә.

Шул ук вакытта авыл татарларының 91 проценты, шәһәр татарларының 87 проценты балаларыбыз татар телендә сөйләшә белергә тиеш дип саный.

"Әгәр бу саннарны 2001 ел күрсәткечләре белән чагыштырсак, шәһәрдә яшәүчеләрнең татар телен белү дәрәҗәсендә уңай динамика күренә. Татар телендә иркен сөйләшүче, укучы һәм язучы шәһәр кешеләре саны сигез процентка арткан", диелә шура утырышы материалларында.

Әлеге сораштыру 2017 елның ноябрендә 18 яшьтән өлкән 1,5 мең кеше арасында уздырылган.

XS
SM
MD
LG