Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә туган телләрне саклау һәм үстерү институты ачылыр дип көтелә


Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

Татарстан мәгариф министры урынбасары Илсур Һадиуллин сүзләренчә, әлеге институт педагогика хезмәткәрләрен яңадан әзерләү һәм квалификациясен күтәрү академиясе нигезендә булырга мөмкин. Ул шулай ук татар теленнән яңа дәреслекләр турында да сөйләде.

2019 елның 1 гыйнварыннан Мәскәүдә туган телләрне саклау һәм үстерү институты ачылыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте.

"Элек педагогика хезмәткәрләрен яңадан әзерләү һәм квалификациясен күтәрү академиясе бар иде. Менә шул институт нигезендә туган телләрне саклау институты булыр дип көтелә, ләкин әле төгәл мәгълүмат юк. Бу институтның структурасын әлегә белмибез", дип китерә аның сүзләрен "Татар-информ".

Һадиуллин узган атнада Петербурда туган телләрне укыту концепциясенә багышланган эшче төркем утырышында Татарстан вәкилләре дә тәкъдимнәр кертте диде. "Бүген туган телләрне укыту һәм туган телдә белем бирү мәсьәләсен төгәл аңлау юк. Әгәр хәзер туган тел әдәбиятын укытуны игътибардан читтә калдырабыз икән, бернигә ирешә алмаячакбыз. Шул хакта әйттек", диде министр урынбасары.

Аның сүзләренчә, концепция проектын рәсми рәвештә алгач, Казан федераль университеты, Татарстан фәннәр академиясе белән ашыгыч киңәшмә үткәреп, шул юнәлештә эш башлау кирәк булачак.

"Бүген дәүләт теле буларак татар телен укытуның якынча програмнары расланган, аларны федераль реестрга урнаштыруларын көтәбез. Туган тел буларак татар телен укыту програмнары да әзер, алар экспертиза узды. Мәскәүдә чираттагы киңәшмәне көтәбез. Дәүләт һәм туган тел буларак татар телен укыту програмнары раслангач, дәреслекләр, уку комплектларын язу эше башланачак”, дигән Һадиуллин.

Аның сүзләренчә, 2019 елның 1 сентябренә яңа буын дәреслекләр әзер булырга тиеш.

КФУ ректоры Илшат Гафуров Татарстан фәннәр академиясе нигезендә барлык фәнни бүлекләрнең эшен координацияләрлек җаваплылык үзәге булдыру кирәк дип саный. Ул шулай яңа укыту програмнарының мәктәпләрдә сыналырга тиешлеген әйтте.

"Юкса, бер үзәк булмаса, җаваплылык тагын кемдә булуы аңлашылмаячак. Әйтик, биш елдан бу дәреслекләрнең нәтиҗәсе бик үк әйбәт булмаса, кем җаваплы булачак? Моңа кадәр булган програмнарны, кертелгән акчаларның нәтиҗәлелеген кем дә булса өйрәндеме?" диде Гафуров.

Русия президенты Владимир Путин 26 октябрьдә Русия халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды төзү турында фәрман имзалады. Фонд "Русия дәүләтенең тарихи-мәдәни мирасы һәм рухи байлыгы булган Русия халыклары туган телләрен саклау һәм өйрәнү шартлары тудыру максатыннан" төзелә диелә.

Моңа кадәр мәктәпләрдә туган телләрне ихтыяри укыту турында канун гамәлгә керде.

XS
SM
MD
LG