Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы үсмерләрне рөхсәтсез протестларга җәлеп иткән өчен җәза канунын хуплады


Алексей Навальный оештырган протест чарасында 14 яшьлек үсмер
Алексей Навальный оештырган протест чарасында 14 яшьлек үсмер

Үсмерләрне хакимиятләр белән килештерелмәгән урам чараларына җәлеп иткән өчен 50 мең сумга кадәр штраф һәм 15 тәүлеккә кадәр сак астына алу карала.

Русия думасы рөхсәтсез протест чараларына үсмерләрне җәлеп иткән өчен җәза кертү турында канун өлгесен өченче укылышта кабул итте.

Үсмерләрне хакимиятләр белән килештерелмәгән урам чараларына җәлеп иткән өчен 50 мең сумга кадәр штраф һәм 15 тәүлеккә кадәр сак астына алу яный.

Думага бу канун өлгесе оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның коррпуциягә каршы митингларыннан соң кертелде. Әлеге чараларда бик күп үсмерләр катнашкан иде.

Канун өлгесе авторлары үзгәрешләр балигъ булмаганнарның гомеренә, сәламәтлегенә, үсешенә зыян китерүгә юл куймау макстыннан тәкъдим ителә диде. Документ шулай ук балаларны үз максатларында кулланырга тырышучы "сәяси популистларга" кагыла диелә.

Февральдә Русия президенты Владимир Путин эчке эшләр министрлыгына килешетерлмәгән чараларга яшьләрне җәлеп итәргә омтылучы төркемнәргә киртә куярга кушкан иде.

XS
SM
MD
LG