Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы яңалык агрегаторларында чит ил капиталын чикләү канунын беренче укылышта хуплады


Канун өлгесенә аңлатмада "чит дәүләтләргә яки аларның контролендә булган затларга Русиядә мәгълүмат тарату процессларын идарә итү мөмкинлеге бирү җәмәгать тәртибенә яный" диелә.

Русия думасы яңалык агрегаторларында чит ил капиталы өлешен 20 процент белән чикләү турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Бу хакта Интрефакс хәбәр итә. Канун бозылган очракта, мәхкәмә андый агрегаторларга керүне тыярга мөмкин.

"Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны саклау турындагы" канунга үзгәрешләрне Русия думасына депутатлар Андрей Луговой, Борис Пайкин (ЛДПР), Антон Горелкин һәм Михаил Старшинов ("Бердәм Русия") октябрь ахырында кертте.

Документка аңлатмада "чит дәүләтләр яки аларның контролендә булган затларга Русиядә мәгълүмат тарату процессларын идарә итү мөмкинлеге бирү җәмәгать тәртибенә яный" диелә.

Русиядә яңалык агрегаторлары дип кулланучылары тәүләгенә бер миллионнан арткан ресурслар санала. Андыйлар нибары дүрт: "Яндекс.Новости", "Mail.Ru Новости", "Рамблер/Новости" һәм СМИ2.

Кайбер экспертлар канунга үзгәрешләр "Яндекс.Новости"ның мәгълүмат сәясәтенә басым ясау максатынан кертелә дин саный. Кремльнең аңа карата дәгъвалары бар диелә. "Яндекс" оешмасының хуҗасы - Yandex N. V. һолланд ширкәте.

Газета.ру басмасы Русия президенты идарәсендәге чыганакка сылтанып, чит ил капиталын чикләүнең тагын бер сәбәбе - "Яндекс"ның бер өлешен алу теләге булырга мөмкин дип яза. Канунга үзгәрешләр кертү турындагы хәбәр чыкканнан соң ширкәтнең хиссәләре биш процентка арзанайды.

Октябрьдә әлеге үзгәрешләрне Кремльдә хуплаганнар иде.

XS
SM
MD
LG