Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш прокуратура: Русиядә уртача ришвәт бәясе 609 мең сум тәшкил итә


Статистикага Җинаять кодексы маддәсе нигезендәге эшләрне тикшергәндә ачыкланган ришвәтләр генә кергән.

Русиядә 2018 елның тугыз аенда уртача ришвәт бәясе 609 сум тәшкил иткән, ә ришвәтләрнең гомум саны ике мллиард сумга җитә язган. Бу хакта Русия баш прокуратурасының рәсми вәкиле Александр Куренной хәбәр итте.

Статистикага Җинаять кодексы маддәсе нигезендә ачылган эшләрне тикшергәндә ачыкланган ришвәтләр генә кергән.

Куренной сүзләренчә, ришвәт алу кебек җинаятьләр саны, былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, тугыз процентка арткан. Моннан тыш, ришвәтчелектә арадашчылык кылу белән бәйле җинаять эшләре саны 16 процентка арткан. Ә вак рившәтләр саны 2,2 процентка кимегән.

Элегрәк баш прокуратура ришвәтләрне иң күбе Мәскәүдә, Мәскәү, Ростов һәм Чиләбе өлкәләрендә, Краснодар краенда алалар дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG