Accessibility links

Кайнар хәбәр

Совет берлеген сагынучы русияләр саны ун елда иң югары дәрәҗәгә җиткән


Совет берлеген сагынучы русияләр саны бер елда 58 проценттан 66 процентка җиткән. Бу соңгы ун ел эчендә иң югары күрсәткеч.

Совет берлеге таркалуына кызганыч белдерүчеләр саны соңгы ун елда иң югары дәрәҗәгә җиткән. Бу хакта Левада үзәге сораштыруына сылтанып, Ведомости яза.

СССРны сагынучылар саны бер елда 58 проценттан 66 процентка җиткән. Иң югары күрсәткеч 2000 елда теркәлгән иде - ул вакытта мондый хисләр турында русияләрнең 75 проценты белдерде.

Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, сагыну турында белдерүчеләрнең күпчелеге 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Әмма соңгы ике елда мондый кәефләр 18-24 яшьлекләр арасында да хөкем сөрә башлаган.

Совет берлегенең таркалуына кызганыч белдерүнең төп сәбәпләре дип бердәм икътисади системның җимерелүе (52%), бөек мәмләкәттә яшәү хисе югалуы (36%) һәм кешеләрнең бер-берсенә ышанычлары югалуы һәм усалланулары (31%) аталган.

Сагыну хисләренең артуы пенсия реформасы белән бәйле дип саный Левада үзәге социологы Карина Пипия.

Совет берлеген сагынуның иң түбән дәрәҗәсе (50 проценттан кимрәк) 2011 елда булган.

XS
SM
MD
LG