Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы 282нче маддәне йомшарту канунын кабул итте


Русия думасы репостлар өчен җәзаны йомшарту турындагы канунны өченче укылышта кабул итте. Беренче тапкыр эләккәндә административ җәза гына биреләчәк.

Русия думасы Җинаять кодексының 282нче, ягъни нәфрәт яки дошманлык уяту турындагы маддәсе йомшарту турында канунны соңгы укылышта кабул итте.

Яңа документка ярашлы, нәфрәт яки дошманлык уятучы репостлар өчен беренче җәза административ штраф булачак. Бер ел эчендә бу икенче тапкыр кабатланса, җинаять эше ачылачак.

Административ канун бозулар кодексында нәфрәт һәм дошманлык уяту маддәсе барлыкка киләчәк. Аны бозучыларга 20 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә сак астына алу каралган. Юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

Әлеге маддә нигезендә моңа кадәр чыгарылган хөкем карарлары яңадан каралачак диелә.

Нәфрәт яки дошманлык уяту маддәсен өлешчә йомшарту тәкъдиме белән октябрь башында Русия президенты Владимир Путин чыкты. Бу хактагы канун өлгесен ул Русия думасына кертте. 7 июльдә телевидениедә туры элемтә вакытында Путин репостлар өчен хөкем итүне "маразм һәм абсурдка" җиткермәскә кирәк дигән иде.

Җинаять кодексының 282нче маддәсендә медиа йә интернет ярдәмендә нәфрәт яки дошманлык уятучы гамәлләр өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. 2017 елда лайклар һәм репостлар өчен Русиядә 461 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.

XS
SM
MD
LG