Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаторлары Сүриядән гаскәр чыгаруны "иминлеккә янау" дип атады


Сүриядән АКШ гаскәрләрен чыгару "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә, Бәшәр Әсадка, Иранга һәм Русиягә көч өстәячәк дип саный сенаторлар.

Сүриядән американ хәрбиләрен чыгару АКШ иминлегенә янаячак. Бу хакта Сенат әгъзаларының Ак йортка язылган хатында әйтелә. Әлеге адым "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә (Русиядә тыелган оешма), Сүрия президенты Бәшәр Әсадка, Русия һәм Иранга "батырлык өстәячәк" диелә.

Сенаторлар фикеренчә, американ хәрбиләре көрдләрнең кораллы төркемнәренә ярдәм итә, ә аларның көчсезләнүе исламчыларның активлыгын арттырырга мөмкин. Үз чиратында, Русия һәм Иран Сүриядәге сугышны үзләренең дөньяга йогынтысын арттыру өчен файдаланачак дип саный сенаторлар.

Сүриядән хәрбиләрне чыгару турында Ак йорт вәкиле Сара Сандерс игълан итте. Вашингтон гаскәрләрен 60 көннән 100 көнгә кадәр вакыт аралыгында чыгарып берергә җыена. Төбәктә ике меңнән артык американ хәрбие бар.

Гаскәрне чыгаруга багышланган видеомөрәҗәгатьтә АКШ президенты Дональд Трамп халыкара коалиция хәрбиләре "Ислам дәүләте" белән көрәштә җиңеп чыкты дип белдерде.

Шул ук вакытта Америка матбугаты язуынча, Сүриядән гаскәр чыгару карарын Дәүләт департаменты һәм Пентагон вәкилләре дә тәнкыйть итә. Республикан сенаторларның кайберләре Трампның "Ислам дәүләтен" җиңү турындагы белдерүен дөрес түгел дип атады.

Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяху да Америка гаскәрләре чыгарылганнан соң килеп туачак вазгыятькә карата борчылуын белдерде. Ул АКШ Дәүләт департаменты башлыгы Майк Помпео белән сөйләшүләр уздырды. Помпео Сүриядәге вазгыятькә йогынты ясауның башка алымнары бар дип ышандырды.

Сүриядә радикал исламчыларга каршы көрәшне АКШ җитәкчелгендәге халыкара коалиция 2014 елда башлады. Коалиция Сүриянең демократик оппозиция көчләренә ярдәм итә.

XS
SM
MD
LG